Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Берьюлы өч егет үпкән Саимә әби: «Минем тәҗрибә бар инде»

«Шәһри Чаллы кичләре»ндә сюрприз.

 

"Шәһри Чаллы" кичләре"ндә башкалабыз кунаклары - "Казан егетләре" мәйданны чын-чынлап кыздырды. Тамашачылар арасыннан Саимә апа Логинова түзми алардан "Кызыл өрек" җырын җырлауларын сорады. Егетләр кып-кызыл ялтырап торган киемнәрдән килгән ханымны сәхнәгә үк чакырды. Җырны башкарыр алдыннан көтмәгәндә алар Саимә ханымны берьюлы өчәүләп үбеп тә алды. "Шәһри Чаллы" кичләре"ндә бүгеннән бию, җырлау гына түгел, үбешүләр дә булсын иде дибез. Беренчесен үзебез күрсәтәбез,"- диде егетләр. Ә җырны башкарганда сигезенче дистәсен ваклаучы бәхетле әби очып-очып биеде. 

Икенче көнне Саимә апа белән элемтәгә кереп хәлен белештек.

"Бер дә курыкмадым, минем инде сәхнәгә чыгу буенча тәҗрибәм бар. Күптән түгел Римма Никитина шулай чакырып чыгарды. Яшерен батырын түгел, егетләр үпкәч, дәрт кереп киткәндәй булды. Рәхәтләнеп биедем. Берсе, миннән уң яктагысы (Айсаф Хаҗиев) аеруча да истә калды. Мине сәхнәгә кулдан тотып алып менде, озатып куйды, бик матур сөйләште. Ярый әле, минәйтәм, бакчадан кайткач яхшылап душ кереп килгәнмен,"- дип тә шаяртты ул үзенең хис-кичерешләре белән бүлешкәндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://vk.com/wall-32161692_61628

Теги: бәйрәм җәй пятачок