Беттән ничек котылырга?
Киңәшләр.
Элек бетләрне керосин белән бетерсәләр, хәзер заманча дәвалану алымнары җитәрлек. Даруханәләрдә махсус шампуньнар сатыла. Әмма табиблар аларны еш кулланырга киңәш итми. Чөнки бу шампуньнар чәч структурасын бозарга, аллергия китереп чыгарырга мөмкин икән. Иң яхшысы – чәчне 4-5 процентлы аш серкәсе белән чайкалган вак тешле тарак белән тарау. Урын-җир әйберләрен, баш киемнәрен кайнар пар белән үтүкләргә, гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
Бетне алдан кисәтеп булмый. Бары педикулез белән авырый башлагач кына чарасын күрергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев