Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Без һәрвакыт килергә риза»

Чаллыда «Кышкы пятачок» узды.

"Шәһри Чаллы"дан пятачокларны тугры дусларыбыз көтеп ала. Суык, кар дип тормыйлар, билгеләнгән көнне билгеләнгән вакытка килеп җитәләр. 

"Пенсиядә бит мин. Пятачокка да чыкмагач нәрсә була инде ул?! 1978 елда "КАМАЗ" төзелешенә килгәч тә бер пятачокны калдырмый идек. Кышкыларына да чыга идек. Хәзер менә яшьлегебезне сагынып монда киләбез. Аякта киез итек, кулда бияләй, рәхәтләнеп биибез - өшергә вакыт юк",  - ди Хөсәен Хәммәтов.

Пятачокта бик теләсәң дә тик басып тора алмаячаксың. Алып баручылар төрледән төрле ярышлар уздыра, биетә. Сәхнә янында сикерә-сикерә биегән абыйга игътибар итми мөмкин түгел иде. Үзешчән гармунчы Марат Галлямов икән. Пятачокка тормыш иптәше Гөлшат апа белән чыккан.

"Ирем Чаллы су каналында эшли. Өйдә гармун уйнап алды да: "Әйдә пятачокта биеп кайтыйк әле", - ди. Өшербез инде дип курыккан идем, юк, рәхәт кенә. Газета үткәргән бер пятачокны да калдырмаска тырышабыз. Күңелле уза. Рәхмәт сезгә", - ди Гөлшат Галлямова. 

"Яңгыр яуса да, кар яуса да пятачоклар булсын. Без һәрвакыт килергә риза", - ди Марат абый да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев