Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Без кычкырдык, кызым өйдә калгандыр дип уйладык, мин аздан гына акылдан язмадым»

Мартның соңгы якшәмбесе Казанда яшәүче ике гаилә өчен аздан гына фаҗига белән тәмамланмый кала. Северный бистәсендә шәхси секторда янгын чыга һәм санаулы минутлар эчендә бар нәрсәне — ике йортны, гаражны, машинаны һәм мунчаны көлгә әйләндерә.

«Тик торганнан, биш минут эчендә янып беттек. Эшнең нидә икәнен аңлый алмадык», - дип исенә төшерде бу кайгылы минутларны 57 яшьлек Лилия Саликова.

Барысы да Казанның Северный бистәсендәге шәхси секторда була. 29 мартта, көндез Лилия гадәттәгечә йорт эшләре белән мәшгуль була. Ире һәм кызы телевизор карый. Көндезге берләр тирәсендә күршеләре ишек шакый һәм аның йортында янгын башлануын әйтә.

«Мин башта ышанмадым. Барысы да көтмәгәндә булды. Биш минут та үтмәде. Гараж өстендә төтен генә барлыкка килде, ул бөтен өйне камап алды, шуннан соң ут сүнде. Без көч-хәл белән йорттан чыгып өлгердек», — дип сөйләде Лилия.

Лилия ире белән урамга йөгереп чыкканда яннарында кызларының булмавын күрә…

«Без кычкырдык, аны өйдә калгандыр дип уйладык. Мин аздан гына акылдан язмадым», — дип исенә төшерә ханым.

Лилия шундук кызы артыннан кире өйгә керә, куе һәм ачы төтен аркылы коридордан шуышырга тели. Үзенең менә-менә төтенгә буылачагын аңлап, ханым кире урамга чыга. Бәхеткә, бу вакытта кызның йорттан чыкканы ачыклана. Ул тәрәздән сикереп, күршедәге участокка кергән була.

Янгынны үз көчләре белән сүндерү мөмкин булмый. Санаулы минутларда ут йортны, мунчаны тулысынча камап ала һәм күршеләргә дә күчә.

«Минем өйдә ут сүнде. Кайда кыска ялганыш булганын карарга киттем. Арткы ишегалдына чыккач, күршеләрнең гаражыннан ялкынның безнең сарайга күчкәнен күрдем», — дип сөйләде Лилиянең күршесе Резидә Галиева.

Резидә ул көнне җилнең көчле булганын да әйтте. Ул шундук өенә йөгереп керә. Анда аның карт бабасы, кызы һәм бер яшьлек оныгы була.

«Көчкә урамга чыгып өлгердек. Үзебез белән берни дә алмадык», — дип исенә төшерә Резидә.

Янгын аркасында тугыз кеше йортсыз калган. Хәзер бу гаиләләр аларның бәласенә битараф калмаган күршеләрендә яши.

Лилия һаман да шок кичерүен әйтте. Барысы да янып көлгә әйләнгән, киемнәре дә, документлары да калган.

«Без ике ел элек кенә ремонт ясаган идек, барысын да тулысынча алмаштырдык — электр чыбыкларын, түбәне. Гаражны тәртипкә китердек, коймалар тоттык. Ремонт ясау өчен кредит алган идек. Өй янып бетте, ә бурыч калды», — дип кайгыра Лилия.

Янгынның ни сәбәпле чыгуы әле билгеле түгел. Лилия ут гаражда чыккан дип фаразлый.

«Эшнең нидә икәнен аңлый алмадым инде. Күршеләрне гаепли алмыйм. Безнең арада яхшы мөнәсәбәтләр. Шулай да янгын миндә башлангандыр дип уйлыйм. Бәлки берәр җирдә кыска ялганыш булгандыр», — дип сөйләде ул.

Хәзерге вакытта фаҗига урынында тикшерүчеләр эшли. Алар янгынның сәбәбен һәм ут чыгуның урынын ачыклаячак.

Сүз уңаеннан, Лилия сөйләгәнчә, бу хәлдән соң янгыннан зыян күрүчеләргә дистәләгән кеше ярдәм белән мөрәҗәгать иткән.

«Безнең хәсрәткә шулкадәр кеше игътибар итәр дип көтмәгән дә идем. Безгә бөтенләй чит-ят кешеләрдән акча килә», — дип рәхмәтен әйтте ул.

Янгында зыян күргән гаиләләргә ярдәм итү теләге һәм мөмкинлеге булган кешеләр Лилия Саликовага 8-9030-61-74-77 номеры һәм Резидә Галиевага 8-965-629-61-16 номеры буенча шалтырата ала. 

 

 

Чыганак:Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев