«Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр ялларсыз эшләнелә
Подрядчылар ялларсыз эшли, һәм мондый график кына бу ел программасын үтәргә мөмкинлек бирәчәк.
Чаллы ишегалларын төзекләндерү эшләре 70 процентка башкарылган. Подрядчылар ялларсыз эшли, һәм мондый график кына бу ел программасын үтәргә мөмкинлек бирәчәк.
"Юллар, тротуарлар буенча бетон, асфальт эшләрен җылы һава шартларында төгәлләргә кирәк. Параллель рәвештә, без килешкәнчә, эскәмияләр, урналар урнаштыру һәм яктырту эшләре алып барылырга тиеш. Кече архитектура формалары буенча күләмнәр зур, һәм бу эшләрне дә тизләтергә кирәк", – дип йөкләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев программа кураторы, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуевка.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев