Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Безнең спортчылар сынатмый

Башкалабызда 2019 елның ТР укучылары XII Спартакиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләделәр. Чаллы командасы, гомумкоманда зачетында 2594 балл җыеп, икенче урынны алды.

ТР укучыларының XII Спартакиадасы спортның 39 төре буенча узды. Чаллы спортчылары спортның 26 төре буенча ярыштылар. Тимераякта шуу буенча (“Виктория” спорт мәктәбе); чаңгы ярышларында («Титан» спорт мәктәбе); спорт ориентлашуы (12 нче олимпия резервы спорт мәктәбе); тимераякта фигуралы шуу («Чаллы» спорт мәктәбе); баскетбол (10 нчы спорт мәктәп); бокс, авыр атлетика буенча ("Төзүче" спорт мәктәбе); велоспорт-маунтинбайк ("Яр Чаллы" спорт мәктәбе); волейбол (11 нче олимпия резервы спорт мәктәбе); пляж волейболы (11 нче олимпия резервы спорт мәктәбе); дзюдо (12 нче олимпия резервы спорт мәктәбе); каратэ (12 нче олимпия резервы спорт мәктәбе, "Кэмпо"); җиңел атлетика (12 нче олимпия резервы спорт мәктәбе; "Яр Чаллы" спорт мәктәбе); йөзү буенча ("Олимпийский", "Дельфин" олимпия резервы спорт мәктәбе); батутта сикерү, самбо ("Олимпийский" олимпия резервы спорт мәктәбе); ирекле көрәш (1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае); грек-рим көрәше, армрестлинг; билбау көрәше, көрәш (М.И. Бибишев ис.«Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе); регби ("Виктория" спорт мәктәбе); спорт гимнастикасы («Яр Чаллы» олимпия резервы спорт мәктәбе, «Комсомолец» спорт мәктәбе); ВТФ тхэквондо («Кэмпо» ); футбол («Виктория», «Төзүче» спорт мәктәпләре); шахмат ("Этюд" спорт мәктәбе) уңышка иреште. Шахмат ярышларында Маргарита Ершова «Этюд» мәктәбендә тәрбияләнүче (тренеры: Самусенко Р.М.) беренче урын яулады. «Олимпийский» олимпия резервы спорт мәктәбе спортчылары Халтур Пилоян (тренеры: Козлов П.Б.), Давид Чгнаворян (тренеры: Терентьев А.Л.), Диана Фрик (тренеры: Таһиров Н. Р.) һәм Петров Игорь (тренеры: Толмачев К. А.) бокс һәм дзюдо буенча җиңделәр Безнең команда җиңел атлетика буенча «Яр Чаллы» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә яхшы нәтиҗә күрсәтте, эстафета йөгерешендә беренче урын алдылар. Тхэквондо буенча ярышларда да шәһәрдәшләребез Анжелика Гоголева, Кристина Чебанова, Анна Казарновская, Рузилә Гайнеева уңышлы чыгыш ясады. Грек-рим көрәшендә М.Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе спортчылары Даниил Кашихин, Аяз Мостафин җиңү яулады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X