Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Безнең җырчы. Яңа буын" бәйгесендә җиңүче махсус студиядә җырын яздырачак (әңгәмә) - ВИДЕО

17 апрельдә 16 сәгатьтә Чаллының “Энергетик” мәдәният сараенда “Күңел” радиосы оештырган “Безнең җырчы. Яңа буын” республикакүләм бәйгенең финалы үтәчәк. Мәртәбәле жюри әгъзалары әлеге чарага, берничә этапны уңышлы үткән, 25 кешене сайлап алды.

Бу сан очраклы түгел. Быел халкыбызның яраткан радиосы чирек гасырлык юбилеен билгеләп үтә.
Төп бүләк өчен көч сынашучылар арасында Татарстанның район-шәһәрләреннән генә түгел, ә Башкортстанннан һәм хәтта Пенза белән Ульян өлкәләреннән дә дәгъва кылучылар бар. 

Тамашага әзерлек тулы куәтенә барган көннәрдә без “Күңел” радиосының мөхәррире Лилия Мәхмүтова һәм катнашучыларның берсе – Буадан килгән Зәмәрә Шәйхразыева белән аралашып алдык.

- Лилия, финалда башкарылачак җырга һәм, гомумән,  бәйгедә катнашучыларга нинди таләпләр куелды?

- Төп шарт - татарча җырлау иде. Жанр буенча чикләүләр куелмады, шуңа күрә эстарда җырларын да, шактый катлаулы саналган халык җырларын да сайлаучылар булды. Финалистлар - авыл сәхнәсендә, район күләмендәге бәйгеләрдә, азмы-күпме тәҗрибә туплаган кешеләр. Икенче мөһим шарт – тере тавышка җырлау. 

- Зөмәрә, син кайсы яклардан буласың?

- Бүгенге көндә Буада яшәсәм дә, тумышым белән мин Актаныш районы Такталачык авылыннан. Белгәнегезчә, безнең якларда җырга-моңга, иҗатка хәвәс халык яши. Шөкер, Аллаһы Тәгалә миңа да шундый сәләт биргән.  

- Тамашачыларны нинди җыр белән таң калдырырга уйлыйсың? 

- Хәсән Туфан сүзләренә язылган “Әйткән идең” дигән җырны сайладым. Аны күпләр белә һәм ярата. Ул 4 куплеттан тора. Аллаһ боерса, рәхәтләнеп, бар хисләремне моңга салып, башкарырмын дип торам. (Зөмәрәнең җырлаганын видеода моннан карагыз). 

- Бәйге турында каян белдең?

- Билгеле инде  радио дулыкыннары аша.  Мин инде “Күңел”не 3 ел тирәсе яратып тыңлыйм. Бәйге турында ишеткәч, шундук катнашу теләгем булмады, чөнки күптән түгел генә бер бәйгедән кайткан идем. Бер айлап вакыт үткәч, алып баручы Ренатаның туры эфирда: “Бәйгегә гариза җибәрү өчен ни бары 2-3 сәгать вакыт калды” – дигән сүзләрен ишеттем. Бу миңа җитә калды, озак уйлап тормый тәвәкәлләргә булдым. 

- Лилия, катнашучылар өчен интернетта да тавыш бирү бара бит. Анда бүгенге көндә кем алда бара?

- Төп бүләктән кала,  “Тамашачы мәхәббәтен яулаучы” һәм “Социаль челтәрләрдә иң күп тавыш җыючы” номинацияләрен билгеләгән идек. Тавыш бирү бик актив бара, Татарстан гына түгел, Россия, чит илләрдә яшәүчеләр дә кушылды. Әлегә Зәй районыннан Алсу Әюпова алда бара. Әлегә, дибез, чөнки күрсәткечләр көн саен түгел, сәгать саен үзгәреп тора. 17 апрель көнне төгәл көндезге 12 дә тавыш бирү тәмамланачак һәм без җиңүченең исемен беләчәкбез. Аңа бүләкне финалда тапшырачакбыз. Нинди бүләк икәне сер булып калсын әле (көлә).

- Төп җиңүчене нинди бүләк көтә?

- Ул Казанда, популяр артист Илнат Фәтхуллинның тавыш яздыру студиясендә, җыр яздыру мөмкинлегенә ия булачак. Аннары әлеге җырны “Күңел” радиосында билгеле бер вакыт ротациягә бирәчәкбез, ягъни “әйләндерәчәкбез”. Моннан тыш җиңүчегә спонсорларыбыз да күчтәнәч әзерләде. Мин үзем дә мондый бүләккә шат булыр идем, дип кенә әйтә алам, тик нәрсә икәнен әлегә игълан итә алмыйм (көлә).

- Зөмәрә, дулкынланасыңмы, концертка ничек әзерләнәсең?

- Күлмәкләр әзер (көлә), көн дә җырны кабатлыйм. Сәхнәгә чыккач, каушамас өчен күңелнең билгеле бер әзерлеге, “өлгерүе” кирәк. Шуңа үземне рухи яктан әзерлим. Уңышлы чыгыш ясаган коцертларны да искә төшерәм. “Барып чыгачак, һичшиксез барып чыгачак”, – дип үземне тынычландырам.  

- Лилия, концертта катнашучылар әлегә бер-берсен күрмәделәр, шулаймы? 

- Ватсапта финалда чыгыш ясаучылардан торган төркем булдырдык. Ул бер генә минутка да тынып тормый, бик актив язышалар. Катнашучылар хәтта минем төшемә үк керә башладылар (көлә). Бүген шундый төш күрдем: сайтны ачып карыйм – бар билетлар сатылып беткән имеш, ун гына урын калган, ә киләсе кешеләр күп. “Кая гына утыртырмын инде аларны?” -  дип борчылып уянып киттем. 

P.S. Концертта ТР халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов, Илнат Фәрхуллин, Айзирә Вахитова да чыгыш ясаясак. Билетларны Билетон.ру сайтында һәм “Энергетик” мәдәният сарае кассасында сатып алырга мөмкин. Дусларыгыз, туганнарыгыз, балаларыгыз белән килегез, якташларыгызга теләктәшлек белдерегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев