Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Безнекеләр кабат “ГОЛОС”та

Беренче каналда бара торган "Голос" проекты өченче сезонын башлады. Татарстан җырчылары елдан-ел тамашачыны да, жюрины да гаҗәпкә калдыра. Узган җомга тапшыруында Казан егете Александр Альбертка жюри әгъзаларының барысы да борылды. Ул итагатьле генә: "Хатын-кызга каршы килә алмыйм", дип, Пелагияне сайлады. Александр күз яшьләрен тыя алмыйча, әнисенә рәхмәт укыды. "Хатыным бала...

Беренче каналда бара торган "Голос" проекты өченче сезонын башлады. Татарстан җырчылары елдан-ел тамашачыны да, жюрины да гаҗәпкә калдыра.

Узган җомга тапшыруында Казан егете Александр Альбертка жюри әгъзаларының барысы да борылды. Ул итагатьле генә: "Хатын-кызга каршы килә алмыйм", дип, Пелагияне сайлады.

Александр күз яшьләрен тыя алмыйча, әнисенә рәхмәт укыды. "Хатыным бала тапканда да болай борчылмаган идем", диде. Тапшыруга аны элеккеге хатынының әнисе җибәргән икән. Үзе мебель җитештерү белән шөгыльләнә. Мебель җыючы булып эшләвен дә яшермәде. Тормыш корып җибәргәч, матди хәле авыр булу сәбәпле, җырлавын ташлап, гади җыючы булып эшләгән.

Александр Альберт 3 яшемнән үк урындыкка басып җырлый идем, ди. Балачагы Кыргызстанның Ош шәһәрендә уза. Әбисе сугыштан соң Казаннан Урта Азиягә киткән. Тик 90нчы елларда, тормыш катлаулану сәбәпле, аларның гаиләсе Казанга кайтырга мәҗбүр булган.

"Башта тарихи ватанда да тормыш авыр иде. Биш кеше - әби, әни, абый, апа, мин - 15 квадрат метрлы бүлмәдә яшәдек. Татар конгрессында чыгыш ясагач, яныма Миңтимер Шәймиев килеп, рәхмәт әйтте, хәлләрне сорашты. Мин турыдан-туры: "Без - качаклар. Торыр җиребез юк", дип әйттем. Бер атнадан безгә зур фатир бирделәр. Бу 1996 ел иде", - дип сөйли җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев