Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген Президент килүен көтәбез

Бүген Чаллыга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килә. Ул »Лучики» яңа балалар бакчасын ачу тантанасында катнаша.

„Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән әлеге мәгариф учреждениесендә 220 урынның 120се - өч яшькә, 100е  өч яшьтән җиде яшькә кадәрле балалар өчен. 
Яңа балалар бакчасында 12 төркем тупланган. Анда спорт һәм музыка заллары, ризык әзерләү һәм медицина блоклары, белгечләр бүлмәсе, уен мәйданчыгы һ.б. бар.
Рөстәм Миңнеханов заманча стандартлар буенча төзелгән 14нче гимназия ачу тантанасында да катнашачак. Мәктәп бинасы дүрт блоктан: уку һәм административ бүлекләр, медицина кабинеты, китапханә, чишенү бүлмәсе һәм берничә төрдәге бассейннан тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев