Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген Чаллы «Сабан туе гүзәле» бәйгесенең сайлап алу туры була

"Сабан туе гүзәле" исеменә татар телен яхшы белгән 16-25 яшьлек кызлар дәгъва кылачак. Бәйгенең сайлап алу турында барлыгы 17 туташ катнашырга теләк белдергән.

Сайлап алу турында кызлар үзләре белән таныштырырга тиеш булачак. Моны алар телдән яки алдан ясалган видеоролик ярдәмендә эшли ала. Икенче бирем иҗади. Кызлар жюри әгъзаларына нинди дә булса концерт номеры тәкъдим итәргә тиеш.  
Жюри кызларның татарча сөйләм теленә, сәхнә осталыгына, талантына игътибар итәчәк. Һәр критерий 10 балл китерергә мөмкин. Иң яхшылар бәйгенең финал өлешендә катнашу хокукына ия булачак. 

Жюри составы: 
– Шәһәр мәдәният идарәсе җитәкчесе Румиль Кәрәмиев – жюри рәисе;
– Режиссер, сценарийлар язучы, сәхнә сөйләме буенча педагог, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның язучылар союзы әгъзасы Зөләйха Минһаҗева;
– «Кызыл тау» мәдәният үзәге педагогы, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Рушания Сабирова;
– Вокал буенча педагог, композитор, автор-башкаручы, бик күп кенә халыкара, бөтенроссия  һәм республикакүләм бәйгеләр лауреаты Лилия Тарханова;
– «Энергетик» мәдәният йорты директоры Венера Садирова;
– Автор һәм башкаручы, танылган эстрада җырчысы, «Ядкарь» җыр студиясе җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган артисты Илнур Гомәров;
– Режиссер-куючы, Балалар театр сәнгате мәктәбе педагогы Ольга Архип. 

Бәйгенең финалы 2022 елның 8 июнендә «Энергетик» мәдәният сараенда үтәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев