Бүген Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиевның туган көне
Аңа 84 яшь тулды.
Равил Шәрәфиев 60 елдан артык Г. Камал исемендәге театр сәхнәсендә уйный. Бу вакыт эчендә ул татар, рус һәм дөнья драматургиясе пьесалары буенча куелган спектакльләрдә йөздән артык образ тудырган.
Шуларның иң танылганнары: «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Әҗәл, «Зәңгәр шәл»дә Галәви, «Хуҗа Насретдин»да Хуҗа һәм башкалар.
Равил Шәрәфиев 1992 елда Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе, 2013 елда «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде.
Равил әфәндене туган көне белән котлыйбыз! Исәнлектән аермасын Ходай, дип телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев