Бигеш аэропортыннан очышлар вакытлыча  туктатылды
Яңалыклар тасмасы

Бигеш аэропортыннан очышлар вакытлыча туктатылды

Чикләүләр сәгать 7:45тә кертелде.

Бигеш һәм Казан аэропортларыннан самолетларны вакытлыча рейска чыгармыйлар. Сәбәбен куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен, дип аңлата Росавиация матбугат хезмәте.  

«Һава аланнары очкычларны сәгать 7:45тән каршы да алмый һәм җибәрми дә. Экипажлар, авиадиспетчерлар һәм аэропорт хезмәтләре рейсларның иминлеген тәэмин итү өчен барлык тиешле чараларны да күрә», - диелә хәбәрдә. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев