Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бигеш аэропорты яңартыла

Мәскәүдә Росавиация, ТР хөкүмәте һәм "Бигеш аэропорты" ҖЧҖ арасындагы өч яклы килешүгә кул куелды. Аэропорт комплексын яңартып төзүгә юнәлтелгән әлеге инвестиция проекты 2,9 млрд сумга төшәчәк. Шуның 1,95 млрд сумы - федераль бюджеттан, 499 млн сумы - ТР бюджетыннан һәм 467,4 млн сумы инвестордан алынды. "Бизнес Online" электрон матбугат чарасында...

Мәскәүдә Росавиация, ТР хөкүмәте һәм "Бигеш аэропорты" ҖЧҖ арасындагы өч яклы килешүгә кул куелды.

Аэропорт комплексын яңартып төзүгә юнәлтелгән әлеге инвестиция проекты 2,9 млрд сумга төшәчәк.

Шуның 1,95 млрд сумы - федераль бюджеттан, 499 млн сумы - ТР бюджетыннан һәм 467,4 млн сумы инвестордан алынды. "Бизнес Online" электрон матбугат чарасында хәбәр ителгәнчә, Кама кластерында сәнәгать җитештерүенең актив үсеше белән бәйле рәвештә, Бигеш аэропортын модернизацияләү дә иң актуаль чараларның берсе буларак кабул ителә. Шунысы да бар: 2018 елда футбол буенча Казанда узачак Дөнья чемпионаты чорында әлеге аэропорт резервтагы кабул итү мәйданы булачак.

Республика үзенә йөкләнгән бурычны үтәде, ягъни Яр Чаллыдан Бигеш аэропортына кадәрге автомобиль юлын норматив халәткә җиткерде. Бүгенге көндә "КАМАЗ" ААҖ ярдәме белән аэровокзал комплексын яңартып төзү дәвам итә. 2015 елдан очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, федераль бюджет исәбеннән аэродром инфраструктурасы объектларын модернизацияләү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X