Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Бигеш”тә пассажирлар арта

Агымдагы елның апрелендә "Бигеш" халыкара аэропортында пассажирлар йөртү узган елның шул чоры белән чагыштырганда бер ярымга артып, 41 649 пассажир тәшкил иткән. Ел башыннан барлыгы 165 173 пассажирга хезмәт күрсәтелгән.

Быел апрельдә озакка сузылган тәнәфестән соң Анталиягә рейслар яңартылды. 1 майдан AZUR AIR авиокомпаниясе беренче рейсларын башлап җибәрде. Май-июнь айларында Бигештән очучылар саны тагын да артыр дип көтелә. Шулай ук Сочи, Анапа, Симферопольгә дә рейслар ачыла. Моннан тыш, майда Nordwind Airlines авиокомпаниясе Мәскәүнең Шереметьво аэропортына атнасына 6 тапкыр рейслар булдырырга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев