Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Биредә һәр баланы яраталар - ФОТО, ВИДЕОЛАР

Чаллы шәһәренең 27нче комплексында физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен үсеш академиясе эшли. Үзәккә «Александровский сад» дип исем бирелгән. Ул үзәкнең директоры Алсу Клипованың авыру баласы Александра хөрмәтенә шулай аталган. Үзәк инвалид балаларны төрле яклап үстерү белән шөгыльләнә, социаль тормышка яраклашырга өйрәтә, алар белән тәҗрибәле педагоглар, психологлар эшли.

– Безнең үзәк 2018 елның ноябрендә оешты. Башта 50/01 адресы буенча урнашкан Яшүсмерләр клубы бинасында эшләдек. Анда инвалид балалар да, яшүсмерләр дә килә иде. Ике елга якын шунда булдык. Балаларын безгә йөртергә теләгән ата-аналардан күпләп гаризалар керә башлагач, зуррак бина эзләргә керештек. Шәһәр мэры Наил Мәһдиевка ачык хат яздык, инвалид балалар белән эшләү өчен аерым бина сорадык. Безнең мөрәҗәгать тиз арада каралды һәм 2020 елның апрель аенда 27/04 йортында урнашкан менә шушы бинаны бирделәр, – дип сөйли үсеш академиясенең директор урынбасары Эльвира Хәкимова. 

Биредә мөмкинлекләре чикле балалар өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. Бүлмәләр иркен, керү ишекләре киң, тупсалар юк. Балалар спорт залында да бик теләп шөгыльләнәләр. Биредә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык кирәк-яраклар бар. Без кергәндә гимнастика бара иде. Балалар белән педагог Рузил Кыямов эшли. 

– Лагерь вакытында көн саен монда килеп йөрдем. Инде балалар мине беләләр, хәзер алар үземнекеләр кебек. Үзенчәлекле балалар өчен шәһәрдә шундый үзәк булу, әлбәттә, бик яхшы күренеш, – дип сөйли педагог Рузил Равилевич. 

Академиянең иҗат бүлмәләре дә бар. Биредә нинди генә кул эшләре юк! Куллары, бармаклары авырлык белән генә хәрәкәтләнгән балаларның иҗат җимешләре дип тә әйтмәссең! 

Кинетик ком җайланмасы урнаштырылган бүлмәгә керәбез. Балалар өчен биредә комлы уеннар оештырыла. Шулай ук комда экран аша төрле программалар күрсәтелә. 

2020 елда бирегә күченгәч тә үзәк җитәкчелеге бинага ремонт ясарга карар итә. Чөнки бина бик иске, тузган хәлдә була. Ул чакта иганәчеләр ярдәм итмәсә, бу эшне ерып та чыга алмас идек, дип сөйли хәзер директор Алсу Клипова. 

– Бинага тулысынча ремонт ясап чыгар өчен бик күп вакыт һәм көч кирәк булды. Аллага шөкер, юлыбызда игелекле кешеләр очрап торды. Әкрен-әкрен генә идәннәрне алмаштырдык, обойлар ябыштырдык, электрика эшләрен дә башкарып чыктык, аннары түшәм эшләренә тотындык. Хәзер безгә килгән һәр кеше: «Искиткеч рәхәт монда, өйдәге кебек», – дип китә, – ди Эльвира Фәрхатовна. 
Хәзерге көндә бирегә физик мөмкинлекләре чикле 300дән артык бала йөри. Монда алар рәхәтләнеп бер-берсе белән аралашалар, махсус дәресләрдә катнашалар, мастер-классларда үзләрен күрсәтәләр. Хәтта ата-аналар өчен дә мастер-класслар оештырыла. Махсус белгечләр чакырып, түгәрәк өстәлләрдә сорау-җавап формасында әңгәмәләр дә үткәрелә.   

– Икенче ел инде балаларыбызга лагерь оештырабыз. Лагерьга эләгергә теләүчеләр күп, тик без ел дәвамында үзәктә шөгыльләнгән балаларны алырга тырышабыз, – ди үсеш академиясенең директор урынбасары Эльвира Хәкимова. 

– Безнең балаларны экскурсияләргә дә йөртәләр. Түбән Камага алып бардылар, Чаллы урамнары буйлап трамвайда да йөрдек, театрга, дельфинарийга, Түбән Кама шәһәренең байкер-клубына бардык. Кызыл Чишмә буенда пикник та оештырдык хәтта. Балаларыбызның ничек сөенүләрен күрсәгез! – дип сүзгә кушыла сигез ел инде 16 яшьлек София Шамованы караучы Нәргизә Турдеева. 

– Минем 16 яшьлек Тимур исемле улым бар. Ул кеше ярдәменнән башка хәрәкәтләнә дә алмый. Монда йөри башлагач, Аллага шөкер, балам тормыш ямен һәм тәмен тоя башлады. Үзәккә йөрүче әти-әниләр белән без инде гаилә булып беттек. Инвалид бала тәрбияләүнең ничек авыр булуын сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Аны үз башыннан кичергәннәр генә аңлыйдыр. Бу үзәктән без балаларыбыз өчен сөенеп, тынычланып кайтабыз. Безнең балалар белән тәҗрибәле психологлар эшли, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара шәһәрләреннән логопедлар килә хәтта. Психологлар балалар белән генә түгел, әти-әниләр белән дә эшлиләр, – ди Гөлназ Соснина. – Мондый үзәк Татарстанда гына түгел, Россиядә дә юк! Балалар белән эшләү бит ул үтә җаваплы әйбер, ә инвалид балалар белән эшләү икеләтә авыр. 

Без сынау дөньясында яшибез, сәламәтлек һәр кешегә дә бертөрле бирелмәгән. «Александровский сад» үсеш академиясе хезмәткәрләре бу хакыйкатьне бик яхшы аңлый. Иң мөһиме – биредә һәр баланы яраталар. Кайгырту исә шул яратудан башлана да инде.    


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев