Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Биш кафеның эшчәнлеге вакытлыча туктатылды

Роспотребнадзор белгечләре белем бирү оешмаларында кайнар туклануны оештыру, иртәнге фильтр, җәмәгать туклануы, сәүдә, сәнәгать, автотранспорт предприятиеләре, медицина оешмалары, спорт комплекслары һәм сәүдә үзәкләрен тикшерү буенча эшне дәвам итәләр. Узган атнада 34 предприятие тикшерелгән.

 

Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, 31 мәктәпнең вазыйфаи затына карата шәхси саклану чараларын кулланмаган өчен административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде. ҖЧҖ «Пассажирларны йөртү» транспорт объектын тикшерү барышында бозулар ачыкланды – соңгы тукталышларда автобусларда дезинфекция үткәрелми. Административ хокук бозу турында беркетмә төзүгә гариза җибәрелде.

Төнге кафелар да тикшерүдән читтә калмады. Эпидемиягә каршы чараларның үтәлеше буенча 10 объект тикшерелде. Аларның барысында да таләпләрне үтәмәү очраклары ачыкланды. Алты объектка эшчәнлекләрен вакытлыча туктату буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.  Административ материалларның бишесе шәһәр судында каралып, бу объектларның эшчәнлеге 20 тәүлектән алып 40 тәүлеккә кадәр туктатылды. Калган 4 объект буенча материаллар судка тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев