Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Биш машина һәлакәтендә гаепле кеше кулга алынды

Авария Чаллыда була. Хокук бозган шофер вакыйга урыныннан качып китә, тик соңыннан тоткарлана.

Җәмәгать суды биш машина катнашында массакүләм юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кешене 10 тәүлеккә кулга алган. Авария Чаллыда була. Хокук бозган шофер вакыйга урыныннан качып китә, тик соңыннан тоткарлана.

1985 елда туган ир-егет Пермь краеннан булып чыга. Шул ук көнне кунак егетнең Җиңүнең 40 еллыгы урамында икенче юл-транспорт һәлакәте сәбәпчесе булуы һәм, шулай ук вакыйга урыныннан качуы ачыклана.

Суд утырышы барышында Никитин К.В. гаебен таныды. Суд ир-атка 10 тәүлеккә арест һәм 12 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды.

фото: kem-live.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина авария дтп