Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бит тиресе игътибар сорый

Озакка сузылган кыштан соң, бит тиресе дә кайчакта кибеп, арып калырга мөмкин. Шуңа да бу мәсьәләгә хәзер аеруча игътибар бирергә кирәк. Әлеге уңайдан без косметология өлкәсендә чын белгеч, 20 еллык тәҗрибәсе, медицина һәм фармацевт белеме булган Гөлназ Дәүләтшинага мөрәҗәгать иттек.

Гөлназ әйтүенчә, язын да көндәлек тәрбия ритуаллары саклана. Көнгә, һичшиксез, 2 тапкыр тирене чистартырга кирәк. Иртән йомшак күбек яки мусс белән юабыз. Кич белән макияжны мицелляр су, йә гидрофиль май белән чистартабыз, аннары тире тибы буенча косметик чаралар кулланып юабыз. Ахырдан тоник сөртәбез. 

Тирене дымландырыр өчен махсус кремнар да кирәк. Кышын файдаланганнары безгә бик авыр тоела. Шуңа күрә җиңел текстуралы кремнарга күчәбез. Аларның составында кояш нурларыннан саклаучы элементлар булырга тиеш. 
Бит тиресе балкып торсын  өчен, 10 көнгә 1 тапкыр эксфолиантлар-тирән чистарту чаралары да кулланабыз. 

Әгәр кышын без липидлы һәм майлы косметикага өстенлек бирсәк, язын составында антиоксидантлар булганын сайларга кирәк. С, Е, К, А провитаминлыларын сайлагыз. 

Биткә массаж ясауның да файдасы зур. Төрле тукландыра торган маскалар да кулланырга кирәк.
Көн дәвамында җитәрлек күләмдә чиста су эчү дә мөһим. Омега-3 кергән ризыкка өстенлек бирегез, фаст фуд янына якын бармагыз. Хәрәкәт итегез – бу организмдагы кислород күләмен арттыра, битнең төсен матур тота. 

Гүзәл Шиһапова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев