Битараф булмыйк!
Тормыш үзе.
Көзге агачларга сокланып, тәрәзәдән карап тордым да, диванга утырып газета укый башладым. Берәү – бергә кәеф-сафа корып утырган дустын үтергән, подъездда бер кызны урлап киткәннәр, бер ир-ат урамда үле килеш яткан... Беркем берни күрмәгән, бернәрсә ишетмәгән... Соңгы вакытта җинаятьләр артуына битарафлык та сәбәптер, бәлки? Бу яңалыкларны укыгач, бер вакыйга искә төште.
Кибетләрдә йөреп, өйгә кайтып бара идем. Шулчак янымнан озын буйлы бер яшүсмер йөгереп үтте. Аның артыннан икенчесе йөгерә:
– Апа, тотыгыз аны, ул минем кроссовкаларымны урлады!
Хәзер инде өчәү йөгерәбез. Мин ярдәм итәргә булдым. Бик тырышсам да, биек үкчәле туфлиләр белән озын буйлы үсмерне куып җитеп булмый шул. Шулай да йөгерәм, бәлки егет кисәге куркып, кроссовкаларны ташлап китәр дип өметләнәм.
Автобус тукталышына якынлаштык. Тукталышта кеше күп, хәзер җинаятьчене бергә тотарбыз дип уйлыйм үземчә. Кулларымны болгап, тукталыштагыларга кычкырам:
– Тотыгыз аны, тотыгыз хулиганны!
Ник берсе игътибар итсен, ник берсе баскан җиреннән селкенсен! Яшь егет вакытны кулдан ычкындырмыйча, кузгалып китеп барган автобуска сикереп менде.
Түзмәдем, шунда басып торган ике ир-атка мөрәҗәгать иттем:
– Барысын да күреп тордыгыз бит, нигә автобусны булса да тоткарламадыгыз? Бу баланың кроссовкаларын талап алган бит ул, – дим.
Ә җавап мине тагын да гаҗәпкә калдырды:
– Синекен алмаганнар бит. Күп чабып йөрсәң, түбәңә дә биреп китәрләр әле!
Үзем дә елардай булып, кроссовкасыз калган балага карыйм. Сабыйның яшьле күзләрендә әрнү, гаҗизлек. Еллар үтәр, бу малай үсеп егет булыр, бүгенге кайгысын онытыр. Тик үзеннән көчсезләр ярдәм өмет итеп ялварсалар, нишләр икән ул – әйтүе кыен.
Гүзәл Шиһапова әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев