Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Битлекләр саклар дисезме?

Җәүдәт Харисовтан кайтаваз.

«Шәһри Чаллы»ның 12 январь санында «Кабат битлекләр киюгә ничек карыйсыз?» дигән сорау куелган иде. Минем уйлавымча, битлекләр беркемне дә вирустан саклый алмый, ни әйтсәң дә бик көчле микроскоплар аша гына күрергә мөмкин булган ул вируслар бездән күпкә көчлерәк.

Коронавирустан вафат булучылар ул битлекләрне әллә кимәгән булганнардыр дип уйлыйсызмы? 2021-2022 елларда барыбыз да кидек бит. Киясебез килмәсә мәҗбүр иттеләр. 2021 елның 11 октябре әле дә онытылмаган. Чөнки бу көнне Татарстанда махсус режим кертелде. Вакцина ясату турындагы куар-коды булмаган кешеләрне сәүдә үзәкләренә кертми башладылар. Ул гына да түгел, әле андыйларны тоткарлап штраф та салдылар. Эш урыннарында мәҗбүри вакцина ясату башланды. Вакцина ясатудан баш тартучыларны эштән җибәрү яисә эштән читләштерү белән куркыттылар. Дөресен әйтик, соңгы елда интернетта табибларның ул вакциналарның җитәрлек сыналмаган булуы, коронавирусны кисәтүдә әллә ни роль уйнамавы турындагы шактый язмалары дөнья күрде инде. Чыннан да, вакцина кадатучылар да качып калалмады әлеге афәттән. Әнә шау-гөр килеп бергә бакчага йөргән агай карчыгы белән барып вакцина кадаткан көнне үк чирли башлаган. Өч көннән мәңгелек дөньяга китеп тә барган. 

Безгә, 65 яшьтән өлкәнрәкләргә, гомумән өйдән дә чыгарга ярамады. Куар-кодлары булмаганнар трамвай-автобусларга утыралмый җәфаландылар. Бар халык ачулы булып, саллы гына сүгенеп алучылар да булды. Алай ачыктан-ачык канәгатьсезлекләрен белдерүчеләр булмады диярлек, моның өчен җавапка тарта торган кануннар алдан ук кабул ителгән иде шул. 

Хатын белән икебез дә коронавирус белән беренче тапкыр 2020 елның декабрендә үк авырып алдык. Җиңел үткәрдек. 2021 елның июнь аенда икебезгә дә көчле ютәл төште. Гаҗәп: бер айдан соң хатынның да, минем дә ютәл бер үк көндә юкка чыкты. Августта ис сизү югалды да октябрь уртасында кабат әйләнеп кайтты. Шул коронавирус хикмәтләре инде. 

Битлек вирустан саклый дияр идем, ул елларның һәр җәендә бакчачылар автобуста тыгылып, битне биткә терәп диярлек бакчага йөрделәр. Битлек киючеләр берән-сәрән генә иде. Шуңа карамастан җәй буе шулай йөреп тә бакчачылар авырып ятмадылар, ни хикмәттер. Әллә бакча һавасы уңай тәэсир итте микән. 
Битлек кию һәр кешенең үз эше, шуңа күрә ниндидер киңәшләр бирү урынсыз. Битлек яратучылар кайда, ничек телиләр, шулай киеп йөрсеннәр битлекләрен. Барыбыз да беләбез, гомеребез озынлыгы Аллаһы Тәгаләгә бәйле. Күпме язган, шулкадәр яшәрбез, чирдән куркырга кирәкми.

Җәүдәт Харисов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев