Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бюджет хезмәткәрләренең акчасын арттырачаклар

Бу максатка өстәмә рәвештә 30 млрд сумнан артык акча бүлеп бирү планлаштырыла.

Бюджет хезмәткәрләренең акчасын арттыру өчен 30 млрд сум бирәчәк

Табибларга, укытучыларга, фән һәм мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттыруга өстәмә рәвештә 30 млрд сумнан артык акча бүлеп бирү планлаштырыла. Бу хакта вице-премьерлар белән киңәшмәдә РФ премьер-министры Михаил Мишустин әйтте. Россия Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

«Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча һәм «май указлары»н исәпкә алып Хөкүмәт бюджет өлкәсендә эшләүче кешеләрнең керемен арттыру эшен дәвам итә», - диде Мишустин.

Хөкүмәт җитәкчесе фикеренчә, бу карар ил гражданнарына системалы ярдәм күрсәтүне камилләштерүдә тагын бер адым булачак.

Искәртик, июль ахырында Путин икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакларын үз вакытында индексацияләүне катгый күзәтү кирәклеген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев