Бүләккә – Мацуев чыгышы
Киләсе атнада шәһәребезгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә.
Ул Балалар һәм яшьләр иҗат үзәгендә узачак шәһәр советының йомгаклау сессиясендә һәм “КАМАЗ”да беренче автомобиль чыгуга 45 ел тулу тантансында катнашырга җыена.
Автомобиль заводында бәйрәм 16нчы февральдә була. Төп конвейер янындагы сәхнәдә хезмәткәрләр өчен бәйрәм программасы әзерләнә. Биредә 1976 елда төп конвейрдан төшкән беренче тарихи “КАМАЗ” автомобилен дә күререгә була. Автогигантның матбугат хезмәте җитәкчесе Олег Афанасьев әйтүенчә, хезмәткәрләрне “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин, профсоюз комитеты рәисе Кирилл Пузырьков, завод ветераннары котлаячак. Биредә үк беренче һәм алдынгы хезмәткәрләр бүләкләнәчәк.
Җитәкчеләр коллектив өчен зур бүләк әзерләгәннәр. Автомобиль заводы сәхнәсендә танылган пианист Денис Мацуев чыгыш ясый.
Бәйрәмдә коронавирустан барлык саклык чаралары үтәләчәк. Олег Афанасьев әйтүенчә, кунаклар битлекләр белән тәэмин ителәчәк һәм санитар нормалар буенча утыртылачак.
Фото: phil-nsk.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев