Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова хастаханәдән чыкты
Яңалыклар тасмасы

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова хастаханәдән чыкты

Аңа Мәскәүдә операция ясаганнар.

Татарстанның күренекле блогерларының берсе, аранжировка остасы Марат Мухинның хатыны Гөлия Вәлиәхмәтова Мәскәүдә операция ясаткан. «Үзем өчен...» – дип ул күкрәкләрен күтәрткән. Моңа кадәр ашказынын кечерәйттергән иде. 

Операцияне чыгышы буенча Башкортостан егете, хирург Ренат Гарипов ясаган. Гөлия үзен яхшы хис итә, аны хастаханәдән чыгарганнар инде. 

« 420 мең сумлык операция уңышлы узды. Табиб Казанга самолет белән кайтырга рөхсәт итте. Әмма мин машинада, үземнең язылучым белән кайтырга булдым. Юлда вакыт барыбер 5 -6 сәгать уза. Миңа 3 кг артык йөк күтәрергә ярамый. Чемоданым 8 кг авырлыкта. Аэропортта аны берничә тапкыр күтәрергә туры киләчәк», – дип хәбәр итте ул үзенең социаль челтәрләрендә.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


акча блогерлар тормышы Гөлия Вәлиәхмәтова #Гулия Валиахметова

Нет комментариев