Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Блогер Илүсә: «Яңа проект өстендә эшлибез»

Казаннан Дубайга яшәргә күченеп киткән ирле-хатынлы Илүсә һәм Раушан Миңнегалиевлар тирәсендәге шау-шу һаман да тынмый.

Алар актив рәвештә социаль челтәрләрдә үзләренең бүгенге тормышларын күрсәтәләр. Социаль челтәрләрдән күренгәнчә, шушы көннәрдә бер төркем дуслары белән Дубайдан йорт табып, шуны арендага алдылар. Моннан тыш ниндидер яңа проект өстендә эшләүләрен дә әйтеп узалар. 

– Без үзебезнең социаль челтәрләргә рекламалар урнаштырабыз. Шуннан җыелып килгән акчаны кайчандыр бездән турлар сатып алган кешеләргә әкрен генә кире бирәбез. Шулай ук Дубайда үзебез экскурсияләр оештыра башладык. Сез Дубайга киләсез икән, экскурсияләрне бездән ала аласыз. Ә инде турлар сатып алганнар килсә, без аларга бушлай экскурсия ясап, шул рәвешле акчаларын кайтарабыз. Тагын бер кабатлыйм: акчаларны бирмибез димибез, моның өчен бары тик вакыт кирәк! Хәзер без яңа проектлар өстендә эшлибез. Безнең тәҗрибә бар. 

Аннары миңа күп кенә: «Дубайда интегеп ятмагыз, кире Татарстанга кайтыгыз», - дип тә язалар. "Соң бер тәвәккәлләп чыгып киткәч, ничек кайтыйк инде! Аңламыйм! Кире кайтыр өчен китмәдек бит без! Анда кайткач, нәрсә була?! Барыбер эшләргә, тырышырга кирәк", - дип сөйли блогер Илүсә Миңнегалиева. 

Фото блогерның социаль челтәреннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев