Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Блогер Резедә Миңнегулова: «Төркия халкына җылы киемнәр кирәк!»

Җир тетрәүдән каза күрүчеләргә ярдәм итүчеләр арасында безнең татар кызлары да бар. Кышны уздырыр өчен Төркиягә киткән Азнакай кызы, блогер Резедә Миңнегулова актив рәвештә төрек кардәшләребезгә ярдәм күрсәтә.

Җир тетрәү нәтиҗәсендә Төркиядә 41 меңнән артык кешенең гомере өзелде, дип хәбәр итә афәт нәтиҗәләрен бетерү идарәсе (AFAD). Җир тетрәүдән зыян күргән халыкны кемдер кызгана, икенчеләре әлеге картиналарны кино урынына күзәтә, өченчеләре чын мәгънәсендә яланөс калган төрекләргә ярдәм кулы суза.

– Ничек ярдәм итәргә булдыммы? Үземнең шәһәрдә мин социаль хезмәткәр булып эшли идем һәм гел волонтерлык хәрәкәтендә катнаштым. Бу – минем өчен якын әйбер һәм кайда гына булсам да мохтаҗларга һәрвакыт ярдәм итәргә тырышам. Җир тетрәүнең икенче көнендә үк мин дә ярдәм итә алам бит дигән фикер туды. Шул ук вакытта кайда нәрсә кирәк – барысын белештем һәм язылучыларыма да бу турыда сөйләдем. Миңа күп кеше ярдәм итәргә алынды, шул исәптән блогер дусларым да булышты. Дөресен әйтәм, акча җыйдык без. Аннары ышанычлы кешеләр табып, Төркия волонтерларына шул җыелган акчаларны тапшырып йөрдем. 

Мохтаҗларга кирәк-яракларны Анталиядән дә алып җибәрдем. Акча бик күп җыелды, төгәл генә әйтә дә алмыйм. Бик күп кеше ярдәм итте, кемдер 100-500 сум җибәрсә, 2000-5000, хәтта 10000ләп тә җибәрүчеләр булды. Дөресен әйткәндә, санап та тормадык, акча килә торды, без тиз арада кирәк-яраклар ала тордык. Безнең төп максат кешегә булышу, аларга ничек тә ярдәм кулы сузу иде. 

Бүгенге көндә кием-салым әйберләре, ашау-эчү ягыннан барысы да җитеш. Чөнки Төркия халкына бөтен яклап ярдәм килде, шөкер. Тик кешеләр һаман да урамда яши, аларның торыр урыннары юк! Җир тетрәү булган шәһәрләрнең 90 проценты диярлек җимерек! Анда хәрабәләр генә! Исән калганнарга исә кайда булса да яшәргә кирәк... Әлегә аларның күбесе учак янында урамда яисә палаткаларда көн күрә... Төрек кардәшләребезгә хәзер җылы киемнәр кирәк: бу калын курткалар, җылы сапогилар, калын свитер-кофталар, носки-оекбашлар... Төркиядә урамда бик салкын бит, шуңа мохтаҗларга җылыткычлар, газ баллоннары, җылы палаткалар алырга тырышабыз. Аннары җир тетрәүдән зыян күрүчеләр Анталия кунакханәләрендә дә яши. Аларның күбесе йокы киемнәрендә, аякларында хәтта аяк киеме дә юк! Бу кешеләргә дә ярдәм итәбез: аларга шәхси гигиена әйберләре, кием-салым, балалар өчен смесьләр, уенчыклар, бала кирәк-яраклары да алабыз. 

Ярдәм итүгә Төркия халкы бик сөенә, үземә дә волонтерлар видеолар җибәреп торалар: барысы да рәхмәт укый... Аннары шунысы бар: кибетләрдә әйбер җыеп йөргәндә без ташлама сорыйбыз, булышабыз дип искәртәбез, Төркия халкы аптырый... Башка республикадан килеп, безгә ярдәм итеп йөрүчеләр бар икән дип, күз яшьләре белән куаналар! Мондый афәтне беркемгә дә күрсәтмәсен! Аллаһ ярдәменнән ташламасын! – дип сөйләде безгә Резедә Миңнегулова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев