Бөек Ватан сугышы ветераннарына 100 мең сум акча биреләчәк
Яңалыклар тасмасы

Бөек Ватан сугышы ветераннарына 100 мең сум акча биреләчәк

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннарына өстәмә социаль ярдәм күрсәтү турында указга кул куйды.

Әлеге документ нигезендә ветераннарга республика бюджетыннан бер тапкыр 100 мең сум акча биреләчәк.
Түләүләрне 2026 ел ахырына кадәр күчерү планлаштырыла. Бу эшне оештыру Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына йөкләнгән. Финанслауны республика Министрлар Кабинеты тәэмин итәчәк.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ветераннарга акча Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Нет комментариев