Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Бөке»дәге хәлләр

Чаллы театрында премьера.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында быелгы сезонның чираттагы премьрасы булды. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов Илгиз Зәйниев әсәре буенча «Бөке» комедиясен куйды. 

Исеменнән үк күренгәнчә вакыйгалар юлдагы «бөке»дә бара. 4 автомобиль пассажирлары «бөке»дә бик озак утыру сәбәпле, тормышның төрле якларын анализлыйлар. 

Авырлы хатын (Зөлфия Галиуллина) баласын район үзәгендәге бала тудыру йортында тудырасы килмәгәнгә такси белән шәһәргә барырга чыккан. Сәбәбе: район хастаханәсендәге шартларның канәгатьләндерерлек булмавы. Йөкле хатынның эссе көндә җәфалануын күргән таксист (Эдуард Латыйпов) исә, «Бу «бөке»дән исән-сау чыксам, 4 бала тудырган хатынымны кадерләп яшәр идем», – ди. 

Ике Фидан (Руслан Ибраһимов белән Руслан Әюпов) исә «бөке»дә утырганда җыр язалар... 

Сэр исемле эт ролендә уйнаган Рәзил Фәхретдинов бу юлы да үзенең сыгылмалылыгы, самимилыгы белән тамашачыларның игътибарын үзенә җәлеп итте.

«Миңа иң ошаганы эт булды. Аның һәр хәрәкәтен рәхәтләнеп карадым», – ди шәһәрдәшебез Лариса Ибраһимова. 

Теш табибы (Илфат Әскәров), аның хатыны (Миләүшә Имамова), эт хуҗасы Юлия Григорьева да үзләренә бирлегән образларны ачтылар.

Пассажирлар «Бөке»дә бик озак утырдылар. Бу вакыт эчендә Аяз бабай (Рәфыйк Каюмов) шешәләрдәге кәҗә сөтен, чәчәк, дару үләннәрен сатып бетерде. 

Авырлы хатын баласын да шунда тудырды. Пассажирлар исән-сау бала туганга сөенеп, дуслашып юлларын дәвам иттеләр. 

«Бөке» комедиясе  – җиңел, бер сулышта рәхәтләнеп карый торган спектакль. Музыка, ут белән бизәлеше, артистларның ачык төстәге киемнәре дә спектакльнең эчтәлегенә туры килә.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният Олег Кинзягулов