Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

«Бөтенләй чыдарлык булмый» - Чаллы айныткычында кемнәр бар?

Вытрезвительга барып кайттык.

Чаллыда исерекләр күпме? «Җитәрлек», – ди айныткыч җитәкчесе Булат Гатин. Елына уртача 1200ләп кеше кабул итәләр икән. «Сәламәтлек» айныткычы ачылганына быел 10 ел булды. Шул вакыт эчендә анда кемне генә айнытмаганнар?! Хәтта зур урында эшләүче кешеләрне дә. 

Шәһәр айныткычы ГЭС бистәсенең 3нче комплексында урнашкан. Бинага домофон аша гына үтмәле. Ишекне фельдшер ачты. Керү белән борынга күңелне болгаткыч ис бәрелде. «Бу әле сасы түгел, без юып чыктык. Монда бөтенләй чыдарлык булмый», – ди фельдшер Михаил Арканов.
Бер исерекне китергәннәр. Янында ике полиция хезмәткәре. Документлар тутыралар. Исерек ир-атның кесәсендәге әйберләрен алып бер почмакка куйдылар. Ир-ат бәдрәфкә кереп чыкты да ятакка сузылып ятты.  

«Бу безнең «постоянный» клиент. Хәзер 3-4 сәгатьтән айный да, «200 мең сум акчамны урлагансыз», –дип тавыш куптарачак. Ул гел шулай. Кесәсендәге әйберләрен камера алдында алып куйдык. Портмонесында шул 200 сум акчасы бар инде аның», – ди елмаеп фельдшер.  
Айныткыч 25 кешегә исәпләнгән. Әмма аның беркайчан да исерекләр белән шыплап тулганы юк. Иң күбе көненә 16 кеше булган. Берсе китә, икенчесе килә. Ятып кына йокласалар ярый да, тавыш куптаручылары да бар икән. Монда эшләве нык авырдыр дим. 

«Кешенең психологиясен белергә кирәк. 36 ел буе фельдшер булып «скорый»да эшләдем. Психик, неврологик авырулар, үз-үзенә кул салырга теләүчеләр, наркоманнар, алкоголиклар – барысы да минем пациентлар иде. Кемнең кем икәнен өй ишекләреннән чамалый идем. Монда да шулай. Кем беләндер ягымлы, матур итеп кенә сөйләшәм, икенчеләренә, киресенчә, катырак торам», – ди Михаил Арканов.  

Дәвамы «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасының 11нче санында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев