БПЛА һөҗүменнән зыян күрүчеләр арасында балалар да бар
Яңалыклар тасмасы

БПЛА һөҗүменнән зыян күрүчеләр арасында балалар да бар

Алар Чаллы хастаханәсендә.

15 июнь көнне Алабугага беспилотниклар һөҗүме нәтиҗәсендә 2 кеше гомере өзелде, 12 кеше тән җәрәхәтләре алды. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы зыян күргәннәрнең хәлләре турында җиткерде. Хәзерге вакытта республика хастаханәләрендә 7 кеше дәвалана. Өч бала –КДМЦда. Хәлләре уртача авырлыкта. Пациентларның икесе БСМПда, ир-ат травматология бүлегендә, хатын-кыз – гинекологиядә. Аларның да хәле куркыныч түгел. Тагын ике зыян күргән кеше Алабуга хастаханәсендә дәвалану уза. 

«Аларга тиешле медицина ярдәме күрсәтелә. Дәвалау буенча Татарстан белгечләренә федераль экспертлар да киңәшләрен биреп тора», – ди ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев