Ул эчке органнарга күптән эләккән булган, чөнки операция вакытында берничә кисәккә бүленә башлаган.
Чаллының Р.С. Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә 31 яшьлек хатын-кыз корсагы каты авыртуга зарланып мөрәҗәгать иткән. Табиблар тикшерү үткәргән. Компьютер томографиясе нәтиҗәләре аларны гаҗәпләндергән: корсак куышлыгындагы органнарның берсендә 3 см зурлыктагы чит предмет ачыкланган. Фаразларга караганда, ул уникеилле эчәкне тишеп, эчке органнарга эләккән.
Пациентның авыртуы көчәя барганлыктан, табибларга тиз, шул ук вакытта бик сак эш итәргә туры килгән.
«Безнең алдыбызда чит предметның нәрсә икәнен ачыклау һәм органнарга зыян китермичә, аны мөмкин кадәр саклык белән алу бурычы торды. Шуңа күрә, иң элек, корсак куышлыгын лапароскоп ярдәмендә тикшерергә булдык», – дип сөйләгән хастаханә хирургы Саид Бердиев.
Аның барышында пациентның эчәклек җыелмасында энә кадалганы ачыкланган. Күрәсең, ул эчке органнарга күптән эләккән булган, чөнки операция вакытында берничә кисәккә бүленә башлаган.
Өстәмә тишекләр аша табиблар махсус хирургик кораллар кертеп, энәнең кисәкләрен алган. Операция якынча 20 минут дәвам иткән.
БСМПда мондый операцияләр даими үткәрелә. Гадәттә, лапароскоп ярдәмендә хирурглар шешләрне алалар яки төрле грыжаларга операция ясыйлар. Заманча җиһазлар операцияне кан югалтмыйча һәм зур кисемнәр ясамыйча башкарырга мөмкинлек биргән.
Операция уңышлы узган. Хәзер пациент табиблар күзәтүе астында. Ул хастаханәдә тагын 2-3 көн дәваланып, аннары өенә кайтачак. Тулы савыгу өчен якынча ике атна кирәк булачак.
Нет комментариев