БСМПда йөрәк авыруларын иртәрәк ачыклап булачак
Чаллы депутатлары һәм эшмәкәрләре заманча аппарат сатып алып бирде.
Кардиоваскуляр диагностикасын үткәрү өчен УЗИ аппараты бүләк иттеләр. Ул йөрәк авыруларын иртәрәк ачыкларга ярдәм итә һәм операцияләрне җиңел ысуллар белән үткәрергә мөмкинлек бирә.
БСМПның баш табибы Марат Мөхәммәдиев шәһәр Советы депутатлары Марсель Төхвәтуллин, Руслан Нигъмәтулин һәм эшмәкәрләгә рентген-операция бүлеген күрсәтте. 3D-принтерда кан тамырларын ясап, пациентның кан тамырлары белән чагыштырып аңлатты.
Бүгенге көндә БСМП Чаллыдан тыш, төньяк-көнчыгыш шәһәр-районнарына да медицина хезмәте күрсәтә. Табиблар көчле. Хәтта Чаллыда аерым йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча хастаханә булдыру турында да уйлыйлар.
"Медицина хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Сәламәтлек саклау системасын яхшырту буенча алга таба да бергә эшләргә вәгъдә итәбез", - диде Чаллы Советы депутаты, "РОСТ партиясе" әгъзасы Марсель Төхвәтуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев