Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БСМПда йөрәккә яңа ысул белән операция ясыйлар

Ул йөрәк тибешен көйләргә ярдәм итә.

БСМП хирурглары йөрәк җитешсезлеге белән интегүче ир-атка яңа ысул буенча операция ясады. 39 яшьлек Айрат Каһиров Әгерҗе районыннан килә. 3 ел дәвамында ул каты авырый: тыны кысыла, тиз арый, бик каты шешенә торган була. Табиблар аңарда аритмия ачыклый. Йөрәге әкрен эшли, шул сәбәпле организмы тиешле дәрәҗәдә кислород белән тәэмин ителми. 

Иң беренче чиратта табиблар йөрәк клапанын алыштыра. Тибешен көйләү өчен яңа ысул – криоабляция кулланалар. 

«Без түбән температуралар (-60°С) белән тәэсир итеп яңа ысул кулландык. Аритмия участогын табып, криозонд белән тидереп туңдырдык, – дип сөйләде БСМП йөрәк-кан тамырлары хирургиясе мөдире Рәмис Якубов. 

Айрат Каһиров 1 атнадан соң өенә кайтып китә. Хәзер ул үзен яхшы хис итә, ди табиблар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев