Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БСМПда Татарстанның элеккеге министры Марат Садыйковның улы Марсель Садыйковны бүләкләделәр (фотолар)

Чаллыда бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үтә.

Бүген, 20 апрельдә, Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә «Ашыгыч медицина күрсәтү юллары һәм стратегиясе» дип аталган бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе башланып китте. Чарада 800гә якын медицина хезмәткәре катнаша. Әйтергә кирәк мондый масштабтагы конференция шәһәрдә әле беренче тапкыр үткәрелә.

Аның пленар өлеше башланыр алдыннан барлык катнашучыларны Россиянең сәламәтлек саклау министры урынбасары Андрей Плутницкий сәламләде. Федераль һәм төбәк үзәкләре экспертларына, кунакларга уңышлы эш барышы теләп, Казан дәүләт медицина академиясе директоры, табиб-онколог Рөстәм Хәсәнов чыгыш ясады. Соңыннан сүз Склифосовский исемендәге фәнни институт президенты, РАН академигы, профессор, медицина фәннәре докторы Могели Хубутиягә бирелде.

“Татарстанның сәламәтлек саклау системасы Россия Федерациясе төбәкләре арасында иң яхшысы булып тора. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе мине заманча казанышлары белән гаҗәпләндерде. Склифосовский институты флагман булып саналса да, мин монда үзем өчен бик күп яңалыклар ачтым”, – дип билгеләп үтте Могели Шалвович.

Конференциядә сәламләү сүзе белән шулай ук Санкт-Петербургның академик Павлов исемендәге Беренче дәүләт медицина университеты ректоры, РАН академигы, медицина фәннәре докторы Сергей Багненко, Склифосовский исемендәге фәнни институтның рентгенохирургия ысуллары диагностикасы һәм дәвалау фәнни бүлеге мөдире Леонид Коков, Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университетының фундаменталь нейрохирургия кафедрасы мөдире Владимир Крылов та чыгыш ясадылар. 

Соңыннан Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры, вакытсыз арабыздан киткән Марат Садыйковка Совет хирургы Сергей Юдин медале тапшырылу хакында хәбәр иттеләр. Аны мәрхүмнең улы Марсель Садыйков кабул итеп алды.   

“Марат әфәнде башлаган эшне аның улы Марсель Маратович дәвам итәр дип ышанам. Сез лаеклы кешенең лаеклы улы!” – диде Могели Хубутия бүләк тапшырганда. 

Конференция кунаклары исә Марат Садыйковны искә алганда урыннарын тордылар, аны бары тик яхшы яхшы яктан гына искә алдылар. Исегезгә төшерәбез, Марат Садыйков бу елның январь ахырында вафат булган иде. Аңа нибары 53 яшь иде.

Чаллыдагы бөтенроссия фәнни-гамәли конференция 2 көн дәвам итәчәк. Катнашучылар ашыгыч ярдәм хезмәтен үстерү буенча актуаль бурычлар турында фикер алышачаклар. Моннан тыш йөрәк-кан тамырлары һәм рентгенэндоваскуляр хирургия, травматология, кардиология, неврология һәм нейрохирургия юнәлешләре буенча ашыгыч ярдәм күрсәтүгә багышланган мультидисциплинар секцион утырышлар да оештырылачак.

Гөлия Ибатуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек