БСМПга тагын 5 яңа табиб килде
Һәрбесенең 5 елдан ким булмаган хезмәт стажы бар.
Чаллының ашыгыч ярдәм хастаханәсе тагын яңа белгечләр белән тулыланды. Биш яңа табиб эшкә урнашты. Аларның икесе травматолог-ортопед, тагын 2 врач – хирург, берсе табиб-эндоскопист.
Травматолог-ортопед Максим Иванов 2013 елда Ульяновск дәүләт университетын, «Травматология» белгечлеге буенча ординатура тәмамлаган. 10 еллык стажы бар.
Травматолог-ортопед Тимур Латыйповның биш еллык эш стажы. 2017 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт медицина университетын һәм «Тернәкләндерү травматологиясе һәм академик Г.А. Илизаров исемендәге ортопедия» РФ фәнни үзәгендә ординатура тәмамлаган.
Хирург Эдуард Пантелеевның биш еллык стажы бар. 2017 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт медицина университетын һәм 2019 елда «Хирургия» белгечлеге буенча ординатура тәмамлаган.
Медицина фәннәре кандидаты, хирург Антон Акимов 2015 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Ижау дәүләт медицина академиясен һәм 2016 елда «Хирургия» белгечлеге буенча интернатураны тәмамлаган.
Табиб-эндоскопист Дамир Хамматовның биш еллык эш стажы. 2016 елда Оренбург дәүләт медицина университын бетергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев