Бу атнада һава торышы нинди була?
Яңалыклар тасмасы

Бу атнада һава торышы нинди була?

Синоптиклар фаразы.

Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда 5 ноябрьдә республикада  үзгәрүчән һава торышы була. Төнлә яңгырлар, карлы яңгыр ява. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитә. 

Температура -1..+4, юлларда бозлавык булуы ихтимал. Көндез температура +1..+6 градус була.

Иртәгә республика циклон хакимлегендә була. Бөтен җирдә кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Төнлә температура +1..+4, көндез +2..+7 градус тәшкил итә.

7-8 ноябрьдә республика түбән басым астында кала. Яңгырлар көтелә. Температура көндез +3..+8 градус булыр дип фаразлана. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы синоптиклар фаразы

Нет комментариев