Бу көннәрдә төнге күктә йолдызлар яңгырын күзәтергә мөмкин
Яңалыклар тасмасы

Бу көннәрдә төнге күктә йолдызлар яңгырын күзәтергә мөмкин

Бу “Темпеля-Туттля” кометасының җиргә бик якын үтеп китүе белән бәйле.

6-30 ноябрьдә төнге күктә “Леонид” йолдызлар яңгырын күзәтергә мөмкин. “Аның пик вакыты 17-18енә каршы төндә булачак”, - ди белгечләр. Аеруча алар күкне таң алдыннан, көнчыгыштан күзәтергә куша.

Бу “Темпеля-Туттля” кометасының җиргә бик якын үтеп китүе белән бәйле. Атмосферага эләккән “ташчыклар” янып, күктә якты эз калдыра икән.

“Леонид” йолдызлар яңгыры вакытында төнге күктә сәгатенә 15-20 метеор төшкәнне күрергә була. Әмма минутына берничә мең йолыз атылган очраклар да булган. Мисал өчен, 1833 елны Америка күгендә секундына - 20, сәгатенә 70 мең йолдыз атылган.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бу кызык

Нет комментариев