Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Буа драма театры коллективы ТР Рәисенә мөрәҗәгать итте

Коллектив Раил Садриевны үз вазифаларына кире кайтаруда ярдәм сорый.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Раил Илдар улы Садриев – Буа дәүләт сатира театрының әтисе. Ул буш урында дәүләт статусындагы театр булдырып, аны бар дөньяга танытты.

100гә якын кешене эшле һәм ашлы итүче. Чит илләргә гастрольләр белән чыгып, татарлыкны танытучы, хәтта, шушы кечкенә генә Буада халыкара фестивальләр үткәргән шәхес ул.

Бүгенге көндә сезнең ярдәмегез белән искитмәле яңа бинабыз да булдырылды. Күпме яңа планнар, яңа гастрольләр географиясе төзелгән иде. Тик шушы яңа планнар, Раил Илдарович булмаса, барысы да челпәрәмә киләчәк. Ник дисәгез, Раил Илдарович – ул безнең Буа театрының локомотивы. Ә бүгенге көндә коллектив локомотивсыз паровоз хәлендә. Чөнки театр Раил Илдаровичтан башка эшли алмаячак, сүнәчәк.

Рөстәм Нургалиевич, зинһар, шушы күңелсез хәлгә үзегезнең игътибарыгызны юнәлтеп, дөрес карар кабул итүләрен тикшереп, Раил Илдаровичны – безнең җитәкчебезне – яңадан үзенең вазифаларына кайтарырга ярдәмегезне күрсәтсәгез, без Сезгә шушы коллектив белән бик рәхмәтле булыр идек.

Буа театрының яңа тарихына бүгенге көндә 22 ел. Аны тарихны башлап җибәрүче, аның шушы зур уңышларга ирешүендә беренче адымнарны ясаучы да, илһамландыручы да, коллективны туплаучы да ул – безнең хөрмәтле җитәкчебез Раил Илдар улы Садриев – Татарстанның халык артисты, эстрада артисты, театр артисты. Татарстанда гына түгел, Казахстанда, Үзбәкстанда, Чечня һәм башка Россиянең бик күп татарлар яши торган төбәкләрендәге театр сөюче татар халкы, татар булмаган башка милләт вәкилләре дә безнең театрыбызны яратып каршы алалар. Аның җитәкчесен хуплыйлар, аңа чәчәкләр, алкышлар бүләк итәләр.

20 майда җитәкчебезне кулга алу – безнең өчен акылга сыймаслык вакыйга. Бу – кемнедер явыз мәкере. Без һич тә бу эшләр белән килешмибез. Бу ситуациягә дөрес бәя бирелеп, дөрес нәтиҗә ясалуга күзәтчелек итсәгез иде. Ихлас күңелебездән сезгә ышанып калабыз. Зинһар, коткарыгыз безнең Раилебезне. Чөнки Буа театры – аның идеяләренә корылган театр. Ул күргән киләчәкләр, ул уйлаган максатларга корылган. Безгә башка максатлар кирәкми. Матур киләчәк турында хыялланып яшибез. Рәхмәт сезгә!» – диелә театрның «ВКонтакте»дагы сәхифәсенә куелган видеомөрәҗәгатендә. 

Буа драма театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриевны ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган иде. Ул вазифаи вәкаләтләрен үз файдасына кулланган дип шикләнә.
Казанның Вахитов районы суды Раил Садриевка карата чикләү чаралары кабул итте. Аңа 2 июльгә кадәр театрга йөрергә, җинаять эше буенча шаһитлар белән очрашырга, яшәү урыныннан төнлә чыгып йөрергә, интернет кулланырга, хатлар җибәрергә һәм кабул итәргә ярамый. 

Фото видеодан скриншот 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд утырышы Раил Садриев тоткарлану