Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген Казанда Чаллы мәдәнияте көне

Әлеге бай эчтәлекле чара Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында була.

Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Чаллы мәдәнияте көне узачак. 

Чаллылылар «Без төзегән шәһәр» исемле концерт программасы күрсәтәләр. Бәйрәм театрның фойесында ук башлана. Биредә 17 сәгатьтә мастер-класслар, күргәзмәләр оештырыла. Милли йолалар күрсәтелә, шулай ук милли ризыкларны татып карау мөмкинлеге дә булачак. 

Гөлсабирә Хәкимова исемендәге картиналар галереясы Чаллының күренекле рәссамнарының күргәзмәсен оештыра. 

Тарих-туган якны өйрәнү музее «Чаллы – Татарстан горурлыгы» исемле экспозиция тәкъдим итә. 

Чаллы артистларының концерты кичке 18 сәгатьтә башлана. 

Анда Татарстанның атказанган артистлары Гөлдания Хәйруллина, Лилия Букеева, Равил Галиев, «Болгар» бию ансамбле, «Энергетик» мәдәният сарае, «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты артистлары катнаша. 

Керү чакыру билеты буенча. Билетларны Камал театры кассасыннан алырга була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният артистлар Яр Чаллы