Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Бүген кояш баю белән Раҗәп ае башлана

Кылынган изге эшләр өчен савап күпкә арттырылып бирелә.

Бүген, 11нче гыйнварда, кояш баю белән мөселман календаре өч мөбарәк көн белән ямьләнәчәк – берьюлы изге җомга җитә, Раҗәб ае башлана һәм Рәгаиб кичәсе керә. 

Раҗәб Рамазан ае якынлашуны хәбәр итә, ураза башланырга төп-төгәл 2 ай гына калып бара, дип кисәтә. Дин кардәшләребезгә ураза гыйбадәтенә рухи һәм физик яктан әзерләнергә вакыт җитте дигән сүз.

Ягъни: “Раҗәб – чәчү ае, Шәгъбән – су сибү, ә Рамазан – уңыш җыю вакыты”. Раҗәб аеның бөек фазыйләтләрен аңлап, тәкъвалы мөселманнар аны гыйбадәттә, Раббыбызның рәхмәтенә, ризалыгына ирешүгә өметләнеп үткәрергә омтыла. Өстәвенә, Раҗәб ае – хәрәм ай, димәк, адәм балалары гөнаһлардан һәм төрле низаглардан тыелырга тиеш. Шул ук вакытта Раҗәб аенда кылынган изге эшләр өчен савап күпкә арттырылып бирелә.

Раҗәб ае ислам тарихыннан һәм Пәйгамбәр ﷺ тормышыннан истәлекле һәм могҗизалы вакыйгаларга бай. Әйтик, Раҗәб аеның беренче җомгасына каршы кичәдә – Рәгаиб кичәсендә – Мөхәммәд ﷺнең әти-әнисе никахлашкан. Моннан тыш, Раҗәб аеның 26сыннан 27сенә (быел – 6сыннан 7нче февральгә) каршы төндә Исра вә Мигъраҗ вакыйгасы булган – ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ Мәккәдән Иерусалимга төнге сәяхәте һәм аның Күккә күтәрелүе. Исра вә Мигъраҗ төнендә Аллаһы Тәгалә барлык мөселманнарга өч бөек бүләк ясаган: биш вакыт намаз, “Әл-Бәкара” сүрәсенең соңгы аятьләре һәм Кыямәт көнендә үз өммәте өчен Пәйгамбәрнең ﷺ шәфәгать итү хокукы.

Раҗәп аенда күбрәк яхшы гамәлләр кылырга ашыгыгыз! Рәгаиб кичәсен дә гыйбадәттә үткәрү бик саваплы.

ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев