Бүген кояшлы көн
Синоптиклар фаразы.
Бүген, 18 мартта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан иде. Төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 3-8 метр тәшкил итә.
Төнлә минималь температура -1..-6 га, ә көнчыгыш районнарда урыны белән -10 градуска кадәр тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +4..+9 градуска, көнбатыш районнарда урыны белән +13 градуска кадәр күтәреләчәк.
Юлларда төнлә һәм иртән урыны белән көчле бозлавык.
Илшат Солтанов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев