Синоптиклар фаразы.
Бүген Татарстанда болытлы һава көтелә. Тәүлек дәвамында кар явачак, иртән һәм көндез кайбер районнарда буран булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр. Иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә аның тизлеге 14 метрга кадәр җитәр дип фаразлана.
Температура -1 дән -6 градуска кадәр салкын.
Юлларда бозлавык саклана.
Нет комментариев