Бүген Татарстанда 10 градус салкын
Яңалыклар тасмасы

Бүген Татарстанда 10 градус салкын

«Татар-информ» хәбәр итте.

Татарстанда бүген, 10 январьда көндез болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология үзәгемәгълүматларына караганда, төнлә урыны белән бераз кар явачак. Көндез республикада явым-төшем урыны белән генә булырга мөмкин.

Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлек белән исәчәк, дип фаразлана.

Төнлә һава температурасы -7..-12 градус тәшкил итәчәк. Төбәкнең көнчыгыш өлешендә аязганда -16 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез термометр баганалары -5..-10 градус күрсәтәчәк.

Республика юлларында бозлавык саклана.


Экология табигать чүп урам яшел урман һава пычрак смартфон Һава торышы

Нет комментариев