Бүген Татарстанда яңгыр яварга мөмкин
Синоптиклар фаразы.
22 июльдә республикада коры һава торышы саклана, әмма көндез һәм кичен көнбатыш районнарында яңгыр яву ихтималы бар. Төнлә температура +15..+20 градус, көндез +25..+30 градус тәшкил итә.
Пәнҗешәмбе, 23 июльдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Төнлә +15..+20 градус булса, көндез термометрның терекөмеш баганасы +23..+28 градуска, республиканың көнчыгыш районнарында +31 градуска кадәр күтәреләчәк.
Республиканың гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, 24 һәм 25 июльдә Татарстанда җылы һәм тотрыксыз һава торышы саклана. Көндез температура +25..+30 градус тәшкил итә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев