Бүген тотрыксыз һава торышы
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итте.
23 июльдә, Татарстанда эссе, тотрыксыз һава торышы фаразлана.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы, кайбер урыннарда көчле яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал. Шул ук вакытта, Казанда синоптиклар кыска вакытлы яшенле яңгыр вәгъдә итә.
Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, яшен вакытында аның тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәя.
Җылы төннән соң (+15..+20 градус) көндез төбәктә һава +26..+31 градуска (ТР башкаласында +27..+29 градуска) кадәр җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев