Бүген зур эшләр башларга киңәш итмиләр
Яңалыклар тасмасы

Бүген зур эшләр башларга киңәш итмиләр

22 сентябрь – көн белән төн тигезләшкән вакыт

22-23 сентябрь - көзге көн белән төн тигезләшкән вакыт. Бу көнне татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ел фасылы алышынганда көн кыскара, төн озая. Көн озынлыгы нәкъ ярты тәүлек - 12 сәгать булганлыктан, кояш 6 да чыга, 18 сәгатьтә бата. Мондый очрак ел әйләнәсендә ике тапкыр кабатлана.

Сөмбелә - башак дигән сүз. Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Нәүрүз бәйрәме язның башы булса, Сөмбелә көзне түгәрәкләү ае, чөнки бу вакытта урып-җыю эшләре төгәлләнә, ашлык сугылып келәт-амбарларга тутырыла.

Татарларда Юлиан календаренә кадәр зодиак календарь кулланылган һәм сигезенче ай «Сөмбелә» дип йөртелгән. Бу күренеш мәкальләрдә яхшы сакланган:

* Сөмбелә туса, су суыныр.

* Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп кал.

Ырымнарга килгәндә, бу көнне зур эшләр башларга, конфликтка керергә, ремонт ясарга ярамый. Күп вакытны гаиләгә, өйгә багышларга киңәш ителә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев