Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда булачак шәфкать туташлары хастаханәдә практика үтә

Бу яшь белгечләргә тәҗрибә тупларга ярдәм итә.

Чаллының 5 нче хастаханәсендә түләүле төркемдә укучы булачак шәфкать туташлары өчен стажировка оештырыла.

Медицина учреждениесенең стационарында, 5,9нчы поликлиникаларында, хатын-кызлар консультациясендә яшь белгечләр практик осталыклар алсын һәм үзләрен күрсәтсеннәр өчен барлык уңайлыклар тудырылган.

Медицина көллияте студенты Зилия Әглиуллина "Сестринское дело" белгечлегенә укый. Ул өч ел инде 5нче хастаханәдә практика үтә.

Аңа тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә кардиология бүлегендә дәваланучы өлкәннәргә ярдәм итү ошый. "Алар аерым игътибар һәм кайгыртучанлык таләп итә. Ә минем кешеләргә файдалы буласым килә. Безне гаиләдә өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәклеген сеңдереп үстерделәр", - ди ул. 

Зилия быел укуын тәмамлый, 5нче хастаханәнең 2нче кардиология бүлегенә процедуралар ясаучы шәфкать туташы булып эшкә урнашырга тели. 

Аның остазы - өлкән шәфкать туташы  Наталья Александровна Шеломенцева шәкертнең бүлекнең дус, тату коллективын тулыландыруына сөенә генә.

Баш шәфкать туташы Гөлназ Гарипова әйтүенчә, хамтаханәдә остазлык буенча берничә программа гамәлдә. Алар студентларга тәҗрибә тупларга һәм эшкә урнашу алдыннан квалификация арттырырга ярдәм итә.

Булачак шәфкать туташлары үз көчләрен амбулатор хезмәттә, палаталарда, постларда, операция бүлмәләрендә сынап карый алалар. Мондый комплекслы эш уңай нәтиҗә бмрә: хастаханәдә медицина персоналы белән тәэмин ителеш 85 проценттан артык.

Татарстанда "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты тормышка ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек саклау чир "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты