Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Булат Гатин: «Айныткычка ирле-хатынлыны китерделәр»

«Здоровье» айныткычы Яңа ел кичендә дә эшләячәк.

Күпләр Яңа ел каршылаганда, алар эшләячәк. Сүз айныткыч хезмәткәрләре турында. «Здоровье» муниципаль автоном учреждениесе җитәкчесе Булат Гатин әйтүенчә, бу кичне исереп егылганчы бәйрәм итүчеләр күп булырга мөмкин. Узган ел 31 декабрь - 1 январьда алар 7 кеше кабул иткән.

"Сәрхүшләр өчен барлыгы 20 урын бар. Ир-атлар бүлмәсе хатын-кызларныкыннан аерым. "Клиентлар"ны безгә хастаханәләрдән китерәләр. Исерек кеше кая барсын инде? Урамда йоклатып булмый бит. Йокысын туйдыргач үзләре кайтып китә.  Декабрьда корпоративлар булды. Аннан да туп-туры безгә килүчеләр булды", - ди Булат Гатин. 

Дүшәмбе көнне 13 кеше кабул иткәннәр. Гадәттә айныткычка 45 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк кешеләр эләгә, ди Булат Гатин. Вакыты белән яшьләр дә очрый икән. 

"Узган ел ирле-хатынлыны кабул иттек. Исереп тукталышта ятып йоклаганнар. Шулай ук безгә яшәү урыннары булмаучылар - бомжлар да эләгә. Күп булмаса да айныткычка килүчеләр барыбер бар", - ди айныткыч җитәкчесе. 

 «Здоровье» муниципаль автоном учреждениесе ГЭС бистэсенең Ямашев бульвары, 31 нче йортта урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев