Бүген тагын буран булуы ихтимал
Яңалыклар тасмасы

Бүген тагын буран булуы ихтимал

Юлларда бозлавык, кар көртләре барлыкка киләчәк.

18 декабрьдә, Татарстанда бераз кар көтелә, аерым районнарда буран булуы ихтимал.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразыннан күренгәнчә, республикада көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр җитә.

Көндез һава температурасы -2..-7 градус тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта, көнбатыш районнарда көн дәвамында бу күрсәткечләр -7..-12 градуска кадәр төшә.

Шулай ук юлларда бозлавык, кар көртләре барлыкка киләчәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Экология табигать чүп урам яшел урман һава пычрак смартфон Һава торышы

Нет комментариев