БУРАН КАЙЧАН ТУКТАР?
Яңалыклар тасмасы

БУРАН КАЙЧАН ТУКТАР?

Яңа эш атнасы буранлы көн белән башланып китте.

Яр Чаллы урамнарын иртән- иртүк кар көртләре каплап алган иде. Шәһәрдә транспорт йөрүе авырлашты. Һава температурасы -4 градус булса да, көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15 метр иде, ул вакыты белән көчәеп алды. Һава торышын күзәтүчеләр әйтүенчә буран кичкә тыначак.Алдагы көннәрдә һаваның җылынуы көтелә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


буран

Нет комментариев