Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Быел җиләккә беренче без төштек»

Иртән бер кечкенә чиләк, кичке як бер кечкенә чиләк тутырып җыеп кайттык.

Елдагыча чираттагы ялымны җиләк вакытына туры китереп алдым. Беренче өлешен авылда уздырам, калганын күз күрер. Ямьле җәй. Авылда рәхәт. Белмим, яшь чакларда җәйге матурлыкка игьтибар иткәндерменме? Ул яшеллек дөньясын күзәттем микән, аллы-гөлле чәчәкләрне карап сокландым микән, сайрар кошларны тыңлап күңелем нурланды микән?! Хәзер шулай! 

Безнең авыл бик кечкенә, 10лап кына йорты бар, агачларга күмелеп утырган ташландык өйләр дә байтак. Ул нигезләрне дә агач баскан, шул рәвешле хуҗаларының рухы сакланадыр сыман. Кыскасы, башкаларга бер дә охшамаган кечкенә авыл безнең. Шау-шулы шәһәрдән, тынгысыз эштән дә авылга кайтып сыенабыз. 

Быел бөтен җирдә муллык. Ул яшелчә дисенме, ул җиләк-җимеш. Тукаебыз әйтмешли: «Җил дә вакытында исә, яңгыр да вакытында ява». 
Быел авылда инәкәй белән без җиләккә беренче булып төштек. Аның күплеге! Ындыр артына чыксаң да күз ачып йомганчы савытыңны тутырасың.  Минем олы яшьтәге инәкәй шулай итә. Терәлеп торган болыннан иртән бер кечкенә чиләк, кичке як бер кечкенә чиләк тутырып җыеп кайта. Ашкынып, дәртләнеп, яратып җыя. Мин дә шулай. Тик мин ераккарак барып җыярга яратам. Җиләкле болыннар аша үтеп урмангарак керергә. Балачакларда да әллә кайларга бара идек җиләккә. 

Элек хуҗалыклар күп иде, мал-туар күп асрыйлар иде. Иртә җәйдән болын-яланнарны бүлешеп чабып бетерәләр, җиләк кайгысы түгел иде дә. Башкорт урманнарына терәлеп торган Мәрфуга яланнарында, шайтан бала очырган тауларга, Үрдәк күлендә – тагын әллә никадәр чакрымнарда урнашкан сызаларны әйләнә идек җиләк эзләп. Кулыбызда 3-4 литрлы бидон булыр, хәзерге кебек пластмас чиләкләр юк иде. Кайвакыт ул да тулмый. Кеше тулган дип уйласын өчен астына үлән, өстенә тапкан җиләкләребезне салып кайткан чакларыбыз да бугалый иде. Ә хәзееер! Кая карама җиләк. Ә исее! Юкә чәчәк атканда исе дөньяга тарала бит, яки алма өлгергәндә бакчаны хуш исе белән тутыра – болында җиләк исе дә шулай көчле. Хәтта Иван-чай басуын да җиләк сырган. Агачлыкка якын биек үләнле урында башыңны күтәрми җыярлык. Мин үзем йөреп җыярга яратам. Ауный-ауный чүплим дә, тегендә ничек микән дип икенче урынга күчәм. Эреләрен сайлап, чүп-чар кертмичә. Чиләк тулгач, туган авылым табигатен күзәтә-күзәтә кайтырга чыгам. Рәхәт. Көн дә шулай. 

Беркөнне иртән еракка барырга курыктым. Авыл урманына якынлашып килгәндә төлке тавышы ишетелде. Якында гына. Әлбәттә инде, бездә төлкеләр күп, әле енотлар да күренештерә диләр. Куркып, авыл болынында гына тукталдым. Тагын бер болынга берүзем. Әлбәттә, җиләкле болыннар буш тормас иде. Авылдашлар авылның кайсы гына ягына чыкса да үзенә җитәрлеген җыеп кайта. Башка еллардагы кебек башка авыллардан да килеп тулырлар иде. Юл юк. Яңгырлар явып китсә, безнең авылга техника керешле дә, чыгышлы түгел. Ябык авыл. Ничә еллар шулай. Яңгыр килә башласа тизрәк чыгып калырга тырышабыз. Өлгермәсәң, газап инде, үзеңә дә, күпме көч- акча түгеп алган техникаңа да. 

Былтыр авылыбызга 100 яшь тулды. Эшлекле авылдашларыбыз шул хөрмәткә бәйрәм дә әзерләделәр. Кызганыч, туган нигезләрен сагынып-җирсеп яшәүчеләр коеп яуган яңгыр аркасында авылга керә алмый кире борылып киттеләр. Хәер, хикмәт бәйрәмдә генә тугел шул. Аллаһ сакласын, бәла-каза килеп чыкмасын! Соңгы елларда шуны аңлатырга тырышып район җитәкчеләренең ишеген еш кагам мин. Әлбәттә, берәү дә кочак җәеп каршы алмый. Кечкенә авыл, диләр, кеше күп яшәгән җирләргә дә  житкерә алмыйбыз әле, диләр. Мин әйтәм, кечкенә авылларда да лаеклы кешеләр яши, дим. Лаеклы кешеләр. Без бит асфальт сорамыйбыз, батмаслык-чуммаслык юл булса, җитә, димен. Инде республика газетасына да яздым, журналистлар да чакырдым. Алай да гомер булмаганны юл буена авылыбыз исемен язып элделәр. Бүгенге заманда авыллар бетә бетүен, тик безнеке бетмәс сыман, чөнки кешеләре аны ярата. Миңа калса, юлы да булса, ул икенче – күтәренке тормыш белән яши башлаячак әле.

Җыйган җиләгебезне кайнаттык та, киптердек тә, суыткычка куеп катырдык та, елдагыча апам кагын да ясады. Бик файдалы ул. Кыш көне салкын тигәндә менә дигән табигый шифа. Шуларга җәй көне кичергән рәхәтлекләр дә өстәлер.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев